Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 3 нче көнендә (4 нче декабрь), Казанның «Мәрҗани» мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышы узды. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук республиканың барлык имам-мөхтәсибләре, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең структур бүлекчәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов җыелышның мактаулы кунагы булды. Ул мөселман мәгарифен үстерүгә, ислам фәннәрен өйрәнүгә, татар дин галимнәренең рухи мирасын торгызуга керткән өлеше һәм татар өммәте алдындагы казанышлары өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мәрҗани» ордены медале белән бүләкләнде.
Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Пленумда катнашучыларны сәламләп, үз чыгышында үтеп баручы елда Нәзарәтнең игътибары күбесенчә махсус хәрби операциягә юнәлтелүен әйтеп үтте. 2024 елда Татарстан мөфтияте делегацияләре фронтка 5 тапкыр барды. 2022 елдан бирле 10 тонна күләмендә йөк илтеп тапшырылды. Хәзрәт йөкнең күләме күрсәткеч булмавын, чөнки радио-электрон көрәш чаралары (РЭБ) һәм ноутбукларның, даруларның, тушенкаларның күләме авыр булмавын, әмма аларның солдатлар өчен бик кирәклеген ассызыклап үтте. Камил хәзрәт Нәзарәтнең имам-мөхтәсибләр булышлыгы белән 2 ел эчендә 3 мотоцикл, 4 автомобиль, 40 комплект хәрби кием әзерләвен искәртте. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты исә 165 мең данә дога китабы бастырган. Солдатларны рухландыру һәм куәтен арттыру өчен алгы сызыкка һәм госпитальләргә 22 имам һәм мөфтият хезмәткәре барып кайткан, 4 имам бүген дә анда хезмәт итә.
Мөфти сугышчыларга ярдәм итүдә, гуманитар ярдәм җыю һәм, гомерләрен куркыныч астына куеп, аны солдатларның кулына алып барып тапшыруда казый, Ютазы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, мөфтият хезмәткәрләре Фаик Абдурагимов, Юнир Халитов һәм Илнур Мифтаховның чын фидакарь эш башкаруын ассызыклап үтте. Пленумда Мөфти аларга Нәзарәт бүләкләре тапшырды.
Камил хәзрәт, чыгышын тәмамлап, имам-мөхтәсибләрне, темпларны киметмичә, Аллаһ ризалыгы өчен, динебез хакына, Ватаныбыз хакына дигән ниятләр белән, фронтка ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды.
Пленумда шулай ук 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов һәм «ТР МДН Хаҗ» җитәкчесе Ранис Вахитов хисап тотты. Булат Мәрданов билгеләп үткәнчә, 2024 елда «Зәкят» фонды 45 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәткән. Авыру 219 бала һәм өлкән яшьтәге мохтаҗлар 17 млн. сумлык финанс ярдәме алган. Изге Рамазан аенда мохтаҗларга 4 млн. 250 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелгән, 600 гаиләгә 4 тоннага якын азык-төлек җыелмалары өләшенгән. Корбан бәйрәме көннәрендә 700 аз керемле гаилә һәм 6 социаль учреждение 5 тонна ит алган. Көз көне мохтаҗ 500 гаиләгә 16 тонна гошер сәдака өләшенгән. Йортсыз-җирсезләр һәм Ветераннар йортында яшәүчеләргә 5500 порция кайнар ризык таратылган. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 100 бала мәктәп җыелмалары һәм портфельләр белән тәэмин ителгән. «Зәкят» хәйрия оешмасы шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга һәм Газзә секторындагы дин кардәшләребезгә, Казанда яшәүче фәләстыйнлеләргә ярдәм күрсәтте. Узып баручы елда "Зәкят" хәйрия фонды граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов премиясенә лаек булды.
«ТР МДН Хаҗ» җитәкчесе Ранис Вахитов 2024 елда хаҗның ничек узуы турында мәгълүмат белән уртаклашты: Татарстан Рәисенә һәм ТР Хөкүмәтенә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм мөхтәсибләргә, хаҗ төркемнәре җитәкчеләренә һәм табибларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ранис хәзрәт шулай ук 2025 елга хаҗ программалары белән таныштырды һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләрен хаҗиларны җыюда актив катнашырга өндәде.