Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәҗәрәләр һәм төбәк тарихы буенча семинар узды

09 декабрь 2024 ел 14:10
Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәҗәрәләр һәм төбәк тарихы буенча семинар узды

Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Рухи традицияләрдә нәсел тамырлары һәм төбәк тарихы” дип исемләнгән VII Халыкара фәнни-гамәли семинар узды. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.

Семинарда чит ил һәм Россия дин белгечләре, теологлар төрле актуаль темалар буенча чыгыш ясады: татар дин галимнәренең дөньякүләм мөселман мирасына керткән өлеше, дин һәм фәннең үзара бәйләнеше, гаилә традицияләрен формалаштыруда исламның роле, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү процессында исламның әһәмияте һ.б.

Семинар кысаларында ике секция оештырылды: беренчесе – “Мәдрәсә: тарих һәм хәзерге заман. Шәхесне рухи формалаштыру барышында йолалар һәм традицияләр”, ә икенчесе дини белем бирүне үстерүнең актуаль проблемалары һәм аларны хәл итү юллары белән бәйле булды.

Кунаклар шулай ук “Ак мәчет” мәдрәсәсендә урнашкан “Татар халкында ислам тарихы” һәм “Татар ислам мәгърифәтчелеге” музейларында булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:56
Кояш чыга
5:11
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100