Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 9нчы көнендә (10нчы декабрьдә), Чистай мөхтәсибәтендә танылган дин галименең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм фәнни-гамәли конференция – “Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави)” укулары узды.
Фәнни җыен күренекле дин әһелләре, яшь галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнары имам-мөхтәсибләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов бар иде. Укуларда катнашучылар арасында шулай ук танылган филологлар, әдәбият белгечләре, дин әһелләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре булды. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.
Мөхәммәд-Закир Камалов укулары Чистай шәһәренең тарихи зиратында дога уку белән башланды. Биредә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, конференцияне оештыручыларның берсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук район имамнары, шәһәр халкы, кунаклар катнашты. Алар “Йәсин” сүрәсен укыды һәм дога кылды.
Аннары чарада катнашучылар Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә конференциянең пленар утырышында катнашты. Биредә сәламләү сүзләре белән Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.
Сәламләүләрдән соң төп чыгышлар булды, чакырылган кунаклар: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы мәчете имамы һәм урта мәктәп директоры Рәфикъ хәзрәт Насыйров, шулай ук Чистай мөхтәсибәте мөгаллимәләре Рамилә Хәйбуллина һәм Лилия Фәсхетдинова чыгыш ясады. Алар яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак рухи-мәдәни мирасны өйрәнүнең мөһимлеге, Мөхәммәд-Закир Камаловның тормыш юлы һәм аның кабер ташы язуы тарихы турында сөйләде.
Конференциядә катнашучылар 2012нче елдан үткәрелә башлаган укуларда (конференцияләрдә) мөселман җәмәгатьчелегенең кызыксынуын билгеләп үтте һәм әлеге конференцияне дәвам итәргә карар кылды.
Фәнни конференциядә шулай ук Җәлил хәзрәт Фазлыевның рухи үсешнең әһәмиятенә багышланган бай эчтәлекле вәгазе дә булды. Әлеге чара Мөхәммәд-Закир Камаловның (Чистави) мирасын өйрәнү һәм саклау эшенә йомгак ясау белән тәмамланды.
Конференция кысаларында кунаклар шулай ук Чистай шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете – “Нур” мәчетендә булды. Биредә Мөхәммәд-Закир Камалов музее урнашкан, кунаклар әлеге уникаль музейда тәкъдим ителгән фотосурәтләр белән танышты.