Мөфти Малайзиядә: "Татарстан чит ил мөселман партнерлары белән эшли белә һәм динебезне ныгыту өчен бик күп кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер»

11 декабрь 2024 ел 10:38
Мөфти Малайзиядә: "Татарстан чит ил мөселман партнерлары белән эшли белә һәм динебезне ныгыту өчен бик күп кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер»

Бүген, җүмәдәл-ахыр аеның 10 нчы көнендә (11 декабрь), Куала-Лумпурда (Малайзия) «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы уза. Утырыш "Формалашып килүче күпполярлык чорында Россия һәм ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге" дигән темага багышлана.

Утырышта Азия, Африка һәм Якын Көнчыгышның 32 иленнән, шулай ук халыкара оешмалардан 200 дән артык хакимият органнары вәкилләре, сәясәт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Алар арасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзалары булган башка вәкилләр һәм чакырылган экспертлар бар.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, утырышта чыгыш ясап, "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең хөрмәтле партнерларын исламны үстерү өлкәсендә Татарстан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлеккә чакырды. Ул республиканың чит ил мөселман партнерлары һәм инвестицияләр белән эшли белүен һәм динне ныгыту өчен күп кенә кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер икәнлеген билгеләп үтте. Камил хәзрәт Татарстан Республикасының Россиянең икътисади яктан иң уңышлы төбәкләренең берсе генә түгел, илебезнең ислам үзәге булуын да ассызыклап үтте. Россиядәге мәчетләренең дүрттән бер өлеше биредә урнашкан, 8 мәдрәсә, 2 югары ислам уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшли, мөселман инфраструктурасы, хәләл индустриясе, ислам финанслары, дин гыйлеме фәннәре үсештә. Татарстан мөселманнары башлыгы, Республикада ислам үсеше өлкәсендәге мөһим юнәлешләрне тасвирлап, Татарстанның Россиядә ислам финансларын үстерү өлкәсендә иң эре үзәк булуын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә ТР мөселманнары Диния нәзарәте 17 уникаль ислам продукты эшләде. Бу – ипотека, экварийнг, кешбэк, пенсия тупланмалары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, поручительство һ.б. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать күзәтчелегендә 14 финанс оешмасы эшли: биредә продуктлар эшләнеп кенә калмый, аларны сатканда тышкы шәригать аудиты да үткәрелә.

Алга таба Татарстан Мөфтие Коръән бастыру һәм Коръәнне өйрәнү буенча мөһим проектларга җентекләп тукталды. Камил хәзрәт Казанның тарихка Коръән бастыру башкаласы булып кереп калуын, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бүгенге көндә дә Коръән бастыру традицияләрен дәвам итүен һәм Расм әл-Усмани стандартларына туры китереп, мүсхәфләр –  «Казан басмасы»н әзерләвен ассызыклап үтте. "Чит илләрнең ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә әзерләнгән мүсхәфләрне яңадан бастырып чыгарырга сораулары Татарстанда Коръән бастыру үсешенең югары дәрәҗәсе турында сөйли. Әйтик, төрле елларда хәзерге Казан Коръәне Төркиядә, Үзбәкстанда, Беларусьта яңадан басылып чыкты», – диде Камил хәзрәт. Ә кулъязма Коръән әзерләү проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң әһәмиятле китап бастыру проекты булып тора. Бу эш –  тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – каллиграфлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россия Коръән белеме һәм илебезнең ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Шәех Мәъмүн әр-Рави Казанның кулъязма Коръәнен, мөгаен, үрнәк мүсхәф булыр һәм аңа нигезләнеп, башка мүсхәфләр дә язарлар дип саный.

Татарстан Мөфтие шулай ук нәшрият эшчәнлеге (ул гомуми тиражы 1 млн данә булган 350 дән артык исемдәге китапны үз эченә ала), шулай ук татар дин галимнәренең 2000 томнан артык борынгы хезмәтләре урнаштырылган «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе турында җентекләп сөйләде. "Чит ил дин белгечләре аның белән бик кызыксына, чөнки биредә хәзинәгә тиң өйрәнелмәгән материаллар табалар. Әйтик, 2022 елда Бәхрәйн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе, доктор Ибраһим әл-Мүрайхинең күренекле татар дин галимнәре эшчәнлегенә багышланган «Казан галимнәренең иҗазәтләре» дигән өч томлык фәнни хезмәте басылып чыкты», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Ул үз чыгышында шулай ук Татарстанда хәләл индустриясе, мәгърифәтчелек медиапроектлары, хәйриячелек кебек юнәлешләргә дә кагылып үтте. Мөфти 2023-2024 елларда Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнарының Газзәдә дин кардәшләребез өчен ярдәм җыюда катнашканлыгын ассызыклап үтте: инде ничә көннәр чолганышта халыкка гомуми авырлыгы 60 тонна булган 3 гуманитар йөк җибәрелгән. Бу мәсьәләдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы һәм Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы теләктәшлек күрсәткән – махсус очкычлар биргән.

"Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышында очрашуның төп бурычы формалашып килүче күпполяр дөньяда, үзара хезмәттәшлек параметрларын билгеләүгә басым ясап, даими үзгәреп торучы халыкара вәзгыять шартларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән мөнәсәбәтләре перспективалары турында фикер алышу булды.

Утырышта шулай ук 2024 елның маенда төркемнең Казан утырышында башланган гадел күпполярлы дөнья төзелешен һәм имин үсешне формалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук сәяси, сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм рухи-әхлакый өлкәләрдә уртак эш перспективаларын тикшерү дәвам итәчәк. Шулай ук икътисад, ислам банкингы һәм иминлек мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре турында сөйләшү дә көтелә. Чараның көн тәртибендә Казандагы XVI БРИКС саммиты нәтиҗәләренә кагылышлы мәсьәләләр дә тора.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең бу утырышы Малайзия җитәкчелеге теләктәшлегендә уздырыла. Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре тарихында тагын бер әһәмиятле вакыйга нәкъ менә шушы ил белән бәйле: Президент В.В. Путин, 2003 елда Малайзиянең Путраджайя шәһәрендә Ислам конференциясе оешмасына кергән дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының X очрашуында чыгыш ясаганда, Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасы эшчәнлегенә кушылу нияте барлыгы турында игълан итте. 2005 елда Россия, мөселман илләре ярдәме белән, бу халыкара структурада күзәтүче статусын алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы