Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 10нчы көнендә (11нче декабрьдә), Казанда “Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләр арасында хәләл стандартларын кертү. Хәзерге торышы һәм перспективалар” дип аталган түгәрәк өстәл, шулай ук җитештерүгә хәләл стандартын кертү буенча практик семинар узды.
Әлеге чаралар Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты тарафыннан оештырылды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма органнары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, эшкәртү предприятиеләре вәкилләре һәм экспертлар катнашты.
Түгәрәк өстәлдә Хәләл стандарты буенча азык-төлек җитештерү өлкәсендә бизнес өчен карарлар эшләү; Татарстан муниципаль берәмлекләрендә хәләл стандартларны кертүгә йогынты ясый торган факторлар; хәләл индустрия проблемаларының фәнни нигезләре һәм хәләл азык-төлек экспортерларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников мөһим белдерү ясады: 2024нче елның ноябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандарты комитеты Фарсы култыгы илләрендә, шул исәптән Согуд Гарәбстанында, Күвәйт, Бәһрәйн, Катар, Оман һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә аккредитация алды. Хәзер гомуми аккредитациядән соң бу илләрнең һәрберсендә өстәмә раслау узарга кирәк, бу нотификацияләү процессы дип атала.
– Без инде берничә дәүләттә нотификацияләү процессын уңышлы уздык һәм бу эшне Гарәп Әмирлекләрдә һәм Согуд Гарәбстанында актив дәвам итәбез, – дип хәбәр итте Габбас хәзрәт. – Безнең максат – Татарстан һәм башка җитештерүчеләрнең продукциясен Фарсы култыгы илләренә экспортлау мөмкинлеген тәэмин итү, моның өчен чит ил вәкилләрен чакыру яки халыкара аудиторлар чакыруның кирәге калмас. Без сертификацияләү буенча барлык мәсьәләләрне хәл итәргә омтылабыз. Аккредитация Фарсы култыгы илләре стандартларына гына түгел, SMIIC таләпләренә дә (Төркиядә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Стандартлаштыру һәм метрология институты стандартлары) туры килүне раслау процессын җиңеләйтәчәк.
Түгәрәк өстәлдә видеоконференцэлемтә буенча SMIIC генераль сәркатибе (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы стандартлаштыру һәм метрология институты, Төркия) Ихсан Овут үзе дә чыгыш ясады, ул үз оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде: «Без, материалистик максатлар белән бирелә торган логотиплар һәм сертификатлар кысаларыннан чыгып, хәләлгә бербөтен якын килү ягында торабыз. Әмма без консенсус, фәнни методологияләр һәм махсуслаштырылган экспертизага нигезләнгән стандартларның кирәклеген ассызыклыйбыз. Моңа бәйле рәвештә, Татарстанда җитештерүчеләр арасында ИХО/SMIIC Halal стандартларын кертү берничә сәбәп аркасында хәлиткеч әһәмияткә ия. Әлеге бердәм стандартларны кабул итү барлык хәләл продуктларның бертөрлелеген, ышанычлылыгын һәм сыйфатын тәэмин итә, бу эчке һәм халыкара дәрәҗәдә кулланучыларның ышанычын саклап калу өчен бик мөһим», – диде ул.
Шулай ук SMIIC (Ислам хезмәттәшлеге оешмасының стандартлаштыру һәм метрология институты) генераль сәркатибе Ихсан Овут сүзләренчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының SMIIC стандартларына туры килү SMIIC ИХО стандартларына туры килү Татарстанда җитештерүчеләргә, яңа базарларга чыгу һәм экспорт мөмкинлекләрен киңәйтеп, Россиядәге хәләл продуктларга булган дөньякүләм ихтыяҗны уңышлы канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый алым Татарстанда хәләл индустриянең икътисади потенциалын үстереп генә калмый, ә хәләл продукция белән тәэмин итүнең глобаль чылбырында хезмәттәшлек һәм ышанычка этәреп, төбәкнең халыкара стандартларны үтәргә әзерлеген дә ассызыклый.
2024нче елның якынча нәтиҗәләре буенча Татарстан 13 миллион долларлык хәләл продукцияне экспортка чыгарган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте. Ул шулай ук Малайзия һәм Индонезия кебек илләр, шулай ук Фарсы култыгы, якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләренең Татарстанның хәләл продукциясен кертү өчен өметле юнәлешләр булып торуын өстәде. Татарстан продукциясен сатып алучы илләрдә хәләл кондитер әйберләре, сөт һәм ит продукциясе аеруча зур кызыксыну уятуын әйте.
Чарада катнашучылар республикада хәләл индустриясен үстерү мәсьәләләрен ведомствоара һәм тармакара дәрәҗәдә хәл итәргә кирәклекне билгеләп үтте. Шулай ук икътисадның барлык секторларының тотрыклы эшләвенә ярдәм итә торган карарлар кабул итү өчен барлык кызыксынган якларның көчен берләштерү дә зарур.