Татарстан мөфтияте казые Марат хәзрәт Мәрданшин “Халык фронты. Барысы да җиңү өчен” медале белән бүләкләнде

12 декабрь 2024 ел 16:55
Татарстан мөфтияте казые Марат хәзрәт Мәрданшин “Халык фронты. Барысы да җиңү өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген Казан Кремлендә фронтка ярдәм итүче активистларны һәм волонтерларны бүләкләделәр. Махсус хәрби операциядә Җиңүне якынайтуга керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасында “Халык фронты” Төбәк башкарма комитеты “Барысы да җиңү өчен!” проектында катнашучыларга медальләр тапшырды.

Бүләкләү тантанасында сәламләү сүзе белән Премьер-министр ярдәмчесе, Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең координация советы рәисе Владимир Майстренко чыгыш ясады.

“Безнең сугышчыларга җиңәргә, ә кайчакта исән калырга ярдәм итә торган бик мөһим эш белән шөгыльләнүче кешеләрне сәламләвемә шатмын. Мин дә үземне бераз волонтер дип саныйм, чөнки ай саен егетләребез янына Татарстан Республикасы оештырган бүлекчәләргә барам. Командирларның, егетләрнең нәрсә сораганнарын беләм, ләкин миңа җиңелрәк, чөнки мин республика хөкүмәте бүлеп биргән акчалар хисабына ярдәм итәм”, – дип билгеләде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында – Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин бар. Марат хәзрәт – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга гуманитар ярдәм җыю һәм аны тапшыру буенча зур хезмәт куючы Нәзарәт имамнарының берсе. “Бу күкрәк билгесе белән мөселманнарның гуманитар ярдәмне оештыруга, җыюга һәм сугышчыларга йөкләр җибәрүгә керткән өлешләре өчен хезмәтләрен югары бәяләделәр. Барыбызга да Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхси үрнәк күрсәтте, ул безнең сугышчыларга биш тапкыр барды, мин аны һәрберсендә озата йөрдем”, – дип уртаклашты “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистына Марат хәзрәт.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасында солдатларга ярдәм итүдә актив катнаша. 2024нче елда гына да Татарстан мөфтияте делегациясе фронтка 5 тапкыр барып кайтты. 2022нче елдан башлап барлыгы 10 тонна йөк тапшырылды. Мөхтәсибәтләр ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2 ел эчендә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар өчен 3 мотоцикл, 4 автомобиль, 40 комплект хәрби кием әзерли алды. “Хозур” нәшрияты тарафыннан 165 мең догалык бастырылды. Сугышчан рухны ныгыту өчен алгы сызыктагы солдатларга һәм госпитальләргә 22 имам һәм мөфтият белгече барып кайтты, 4 имам бүгенге көнгә кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары һәм фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы