Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаган 400 укучыга сертификатлар тапшырылды

16 декабрь 2024 ел 12:44
Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаган 400 укучыга сертификатлар тапшырылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 15нче көнендә (16нчы декабрьдә), Казанда Химиклар мәдәният сараенда хатын-кызлар төркемнәрендә дистанцион рәвештә Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада күпләгән кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, укытучылар һәм башкалар бар иде.

Сертификатларны Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән, шулай ук Урал һәм Себер төбәкләреннән килгән 400 мөселман алды. Укуларны 800 кеше тәмамлады.

Коръәнне дөрес уку курслары Апанай мәдрәсәсендә татар, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә оештырылды. Бүгенге чарада татар телле шәкертләрне сертификатлар алды. Бу – бишенче чыгарылыш. Ел саен онлайн-курсларны тыңлаучылар саны арта бара: беренче агымда алар 70 кеше иде.

Укучыларның яше – 20дән 70кә кадәр. Уку барышында алар Коръән фәннәреннән тәҗвидне, тәсхихне, тәхлилне һәм мәхраҗны өйрәнде.

Дәресләрне Апанай мәдрәсәсе укытучылары үткәрде, аннан соң укучылар КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучылары алдында имтихан тотты. Курслар 9 ай дәвам итте.

Әлеге чарада кунаклар шәкертләрнең уңышларына сөенеп, киләчәктә өммәткә хезмәт итүгә өметен белдерде. Аннары сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:50
Кояш чыга
8:12
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
Rambler's Top100