Казанда имам-вәгазьчеләр слёты ачылды

16 декабрь 2024 ел 15:04
Казанда имам-вәгазьчеләр слёты ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 15нче көнендә (16нчы декабрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөхтәсибәтләрендә халыкны ислам диненә өндәү белән шөгыльләнүче имам-вәгазьчеләр слёты ачылышы узды. 4 көн дәвамында алар җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен тарату һәм ислам нигезләре турында белемнәрне арттыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Әлеге чарага Татарстанның төрле почмакларыннан 35 яшькә кадәрге аеруча актив имамнар килде. Аларның бурычы – Нәзарәтнең халыкка, бигрәк тә яшьләргә рухи ярдәм һәм дини-әхлакый тәрбия бирү, исламга кызыксынуны арттыру һәм республика мәчетләренә җәлеп итү өлкәсендәге эшен бергәләп ныгыту. Тулаем алганда, бу слёт вәгазьләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче имамнар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Слёт үз эшен Казан янындагы “Заречье” үзәгендә дәвам итәчәк. Катнашучыларны төрле тренинглар, дәресләр, лекцияләр һәм дискуссияләр көтә. Татарстанның төрле районнарыннан килгән хәзрәтләр бер-берсе белән таныша, планлаштыруның, максатлар куюның, бурычлар билгеләүнең, эш программасы булдыруның, ресурсларны ачыклауның, эшне контрольдә тотуның һәм нәтиҗәләрне бәяләүнең яңа методикаларын өйрәнә алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы