Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” 2025нче елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә: хәзерге вакытта юлламалар алып кую бара. Согуд Гарәбстанына керү 2025нче елның 15-30нчы май көннәренә, ә чыгу 2025нче елның 11-15нче июнь көннәренә билгеләнгән.
Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән, аларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм Әл-Хәрәм мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле рәвештә 4 400 доллардан 12 600 долларга кадәр тора.
Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.
Хаҗ кылу өчен турлар Казаннан һәм Мәскәүдән дүрт программа буенча оештырыла:
“Комби” – 4 400 доллардан башлап;
“Стандарт” – 5 100 доллардан башлап;
“Комфорт” – 6 200 доллардан башлап;
“В.И.П.” – 11 600 доллардан башлап (*әлеге бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).
Иң популяр булган “Стандарт” программасын хәзерге вакытта акция буенча 5100 доллар тора. Ул үз эченә очкыч белән баруны, уңайлы кунакханәдә урнашуны, Мәккәдә, Минада һәм Гарәфәдә туклануны һәм башка хезмәтләрне үз эченә ала. Бу бәягә хаҗи уңайлы рәвештә хаҗ кылу өчен оптималь хезмәтләр җыелмасын алачак. Отышлы юлламаны декабрь ахырына кадәр сатып алырга мөмкин! Урыннар саны чикләнгән.
“ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗ оештыруда зур тәҗрибәгә ия: ул хәнәфи мәзһәбе буенча исламның бишенче баганасын уңайлы шартларда дөрес башкаруны гарантияли. Моның өчен булачак хаҗиларга сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре онлайн һәм офлайн форматларда дәрес бирә: аларга хаҗ кылу тәртипләрен, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә һ.б. урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата. Хаҗга барырга гариза бирү һәм урыннар алып калу өчен +7 843-21-21-300, +7 800-555-92-10 номерларына шалтыратырга, шулай ук +7 966-240-53-96 һәм +7 965-589-82-30 номерларына WhatsApp һәм Telegramга шалтыратырга яки язарга мөмкин.