Җөмәдәл-ахыр аеның 14нче көнендә (15нче декабрьдә), Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә “Намаз – бәхет ачкычы” курслары төгәлләнде. Якшәмбе көннәрендә узган 5 дәрес барышында 23 ир-ат һәм 56 хатын-кыз дөрес итеп намаз укырга өйрәнде.
Проект тәмамлану уңаеннан хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды һәм һәр хатын-кыз яулыклы булды.
Барлык катнашучылар – ир-атлар да, хатын-кызлар да проекттан канәгать калды: намаз укырга өйрәнү җиңел бирелде.
Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.