Гомрәгә –  бөтен авыл белән: Татарстан тарихында беренче тапкыр кече хаҗга бер авылдан берьюлы 26 кеше китте

20 декабрь 2024 ел 09:00
Гомрәгә –  бөтен авыл белән: Татарстан тарихында беренче тапкыр кече хаҗга бер авылдан берьюлы 26 кеше китте

Бүген төнлә Казанга изге җирләрдән – Мәккә һәм Мәдинәдән үзенчәлекле хаҗилар төркеме кайтып төште: республика тарихында беренче тапкыр кече хаҗга (гомрәгә) бер авылдан берьюлы 26 кеше барды. Төркем тулысынча Балык Бистәсе районының Балтач авылында яшәүчеләрдән тора. Алар белән бергә авылдашларының мөһим сәфәргә чыгуына сәбәпче булган авыл имамы Фердинанд хәзрәт Хәкимов та китте. Сәфәр чыгар алдыннан, авыл кешеләре якташларын кунакчыллык күрсәтеп озатып калды, хәтта, хәлләреннән килгәнчә, акчалата ярдәм дә итте. Кече хаҗ кылучылар арасында махсус хәрби операциядә уллары Рәсүлне югалткан Алсу һәм Рөстәм Вафиннар да бар иде.

Әлеге төркем гомрәгә Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов җитәкчелегендә барды. Йолаларны үтәү хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп оештырылды. Мәдинәдә балтачлылар Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ мәчете янындагы кунакханәдә тукталды. Ә Мәккәдә Әл-Хәрам мәчетеннән ерак булмаган дүрт йолдызлы кунакханәдә яшәде. Гомрә йолаларын үтәүдән тыш, алар истәлекле урыннарда: Пәйгамбәрﷺ каберендә, Раудада, Куба һәм ике Кыйбла мәчетләрендә, Үхүд тавында, бакчада, Әл-Бакый зиратында, Нур тавында, Мөхәммәд Пәйгамбәргәﷺ вәхи килгән урында, Хира мәгарәсендә, һиҗрәт вакытында мөшрикләрдән качып торган Саур мәгарәсендә, шулай ук хаҗ кылу урыннарында, мәсәлән, Гарәфә, Рәхмәт тавында, Җәмәратта (таш ату), Мина һәм Мөздәлифәдә булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы