Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 18 нче көнендә (19 декабрь), Казанның Апанай мәчетендә Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге эшчәнлегенә багышланган чара узды. Очрашу барышында Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре күрсәтелде.
Чарада Татарстан Республикасы Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, татар галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фәйзелхак Ислаев, мәдрәсә мөгаллимнәре, аксакаллар, абыстайлар һәм мәхәллә әгъзалары катнашты.
Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров ассызыклаганча, «Иман» үзәге ислам һәм татар халкы традицияләре белән бәйле бай рухи мирасны тирәнтен өйрәнү өчен оештырылган.
Чара барышында Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров кунакларга «Иман» үзәгенең бишьеллык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, гамәлгә ашырылган проектларга, шул исәптән, белем бирү программаларына, мәгърифәтчелек башлангычларына, нәшрият эшенә һәм рухи традицияләрне пропагандалауга аерым игътибар бирелде.
Тантана барышында шулай ук Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә укучыларына сертификатлар тапшырылды, ә «Иман» үзәгенең актив әгъзалары рәхмәт хатларына лаек булды.