Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

20 декабрь 2024 ел 11:32
Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Татарстан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 2025нче елның гыйнвар һәм февраль айларында алып барылачак.

Курслар гыйнвар башыннан Казанның 8 мәчетендә башланачак (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин): “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп. 2), “Әхмәдзәки” (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), мәчетләре, шулай ук Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28).

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Якынлашып килүче Рамазан ае – Коръән ае булып санала, чөнки бу айда Коръән иңә башлаган һәм күркәм гадәт буенча мөселманнар аны тулысынча укып чыгарга омтыла. Шул нисбәттән Рамазан-шәриф аена Коръәнне укырга өйрәнеп аяк басарга чакырабыз.

Курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: +7 903 306-25-91 (ир-атлар) һәм +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы