Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 20нче көнендә (21нче декабрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Балтач мөхтәсибәтенең Кариле авылы мәчетендә район имамнары җыелышы узды, анда мөхтәсибәтнең 2024нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025нче елга планнар билгеләнде. Чара район имам-мөхтәсибе һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узды.
Мөфти Камил хәзрәт еллык хисап җыелышында катнашты һәм 2024нче елда мөхтәсибәтнең мәгариф, дәгъват, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау һәм социаль хезмәт өлкәсендәге уңышлы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелышка имамнар, абыстайлар, аксакаллар һәм районның мөселман активы вәкилләре җыелды.
Чара барышында Мөфти Камил хәзрәт Балтач районының Әтнә мәчете имамы Рафаил Газизовка – медаль, Кариле, Норма һәм «Ислам нуры» мәчетләре имамнарына рәхмәт хатлары тапшырды.
Җыелыш кысаларында Кареле авылы мәчетенең 30 еллыгына аерым игътибар бирелде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук Кукмара, Арча, Әтнә, Саба һәм Теләче районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.