«Сәфәр» мөселман форумы башланды – анда бөтен Россиядән 50 мөселман җыелды

04 гыйнвар 2025 ел 16:28
«Сәфәр» мөселман форумы башланды – анда бөтен Россиядән 50 мөселман җыелды

Бүген, раҗәб аеның 4 нче көнендә (4 гыйнварда), Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең БИА теләктәшлегендәге дүрт көнлек «Сәфәр» мөселман форумы башланды, анда бөтен Россиядән 50 мөселман катнаша. Болгар ислам академиясендә уза торган проектта Мәскәү, Оренбург, Уфадан һәм Самарадан, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 30 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән гаиләле парлар катнаша.

«Сәфәр» форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы. Быел форум “Тәфәккүр” дип атала: анда катнашучылар шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә бик гади, әмма бик мөһим төшенчәләр турында фикер алыша. Алар Болгар ислам академиясе бинасында чакырылган остаз теолог, китаплар авторы Мөхәммәдрәсул Гыймбатовтан Ислам дәресләре алачак.

Тәфәккүр – иманлы, ихластан Аллаһка ышанган, әхлакый яктан камилләшергә һәм бу эштә башкаларга ярдәм итәргә әзер булган кешенең фикерләү халәте ул.

Форумда катнашучылар сәфәр мохитенә чумачаклар. Аларны төрле илләр белән бәйле кызыклы тарихлар, сәфәр чыгучының уйланулары көтә. Форум программасында шулай ук – квестлар, Болгар тыюлыгы буйлап экскурсияләр, яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:56
Кояш чыга
5:11
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100