Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

27 декабрь 2024 ел 14:40
Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Укучылар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк. Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Алар үсеп килүче яшь буында туган ил, милләт, нәсел кебек төшенчәләр турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.

Түбәндәге таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100