Бүген, Раҗәб аеның 13нче көнендә (13нче гыйнварда), Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Аннары Россия Президенты Владимир Путиннан видеокотлау күрсәтелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика прокуратурасының барлык хезмәткәрләренә җәмгыять һәм дәүләт файдасына фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук республика горурлыгы булган прокуратура ветераннарына да чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтләрен, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы бүләкләрен тапшырды.
Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте.