Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: хәтер һәм буыннарның рухи тәҗрибәсе» XXXIII Халыкара Раштуа мәгариф укулары кысаларында XIII Раштуа парламент очрашулары пленар утырышында катнашты.
Тантаналы җыелыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасында узды. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Парламент очрашуларында катнашучыларны сәламләде, шулай ук Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм фракция җитәкчеләре чыгыш ясады.