Раҗәб аеның 30 нчы көнендә (30 гыйнварда) Тукай мөхтәсибәтенең хисап җыелышы узды: анда 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде. Җыелышта Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф Хәзрәт Сәүбанов, дәүләт оешмалары вәкилләре, район мәчетләре имам-хатыйблары, якындагы районнарның имам-мөхтәсибләре, авыл җирлекләре башлыклары, хәйриячеләр катнашты.
Инсаф Хәзрәт Сәүбанов киңәшмәдә катнашучыларны 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар белән таныштырды. Ул төп эшчәнлек, проектлар һәм чараларның ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафынан игълан ителгән Каһарманнар елына багышланырга һәм махсус хәрби операциядәге солдатларга һәм Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Аннан Президиум әгъзалары, чыгыш ясап, мөхтәсибәтнең район үсешенә өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерделәр, тәкъдим ителгән башлангычларны хупладылар.
Утырыш Рәхмәт хатлары тапшыру һәм күмәк дога кылу белән тәмамланды.