Татарстанда федераль закон кысаларында тормышка ашырыла торган партнерлык финанслары буенча эксперимент уңышлы уздырыла. Экспериментның максаты - халык һәм бизнес өчен партнерлык (ислам) финанслау инструментларының һәркем файдалана алуын арттыру һәм үстерү. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Россия ислам институты белән берлектә кыска вакыт эчендә - 18, шул исәптән, 2024 елда 7 продукт ислам финанс продукты эшләнде. Алар арасында мөселманнарның төп ихтыяҗларын каплаучы ипотека, банк карталары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительство, пенсия тупланмалары, кэшбэк, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр, рассрочка кебек продуктлар бар.
18 ислам продуктының барысы да ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр Шурасы тарафыннан хупланды, тиешле сертификаты бар, шулай ук аудит уздыру өчен тышкы шәригать контролеры билгеләнгән. Шул рәвешле, Голәмәләр Шурасы эше финанс продуктларын раслау белән генә чикләнми – экспертлар һәр продуктны сатуны даими контрольдә тота һәм аудит алып бара. Нәзарәт барлык таләпләрне һәм стандартларны тиешенчә үтәүне тәэмин итә.
2024 елда мөһим вакыйгаларның берсе булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплавы белән федераль Ислам дебет картасын эшләтеп җибәрү торды. Т-банкның Ислам картасы Россиядә федераль колачлы беренче банк продукты булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Т-банкның Ислам картасы продуктын эшләгәндә, Россия халкының мөселман өлеше мәнфәгатьләрен исәпкә алган, ислам хокукының барлык шартларын һәм таләпләрен үтәүне тәэмин иткән.
Моннан тыш, Ак Барс Банкы узган ел ислам финанслары өлкәсендә яңа финанс продукты – Мурабаханы тәкъдим итте. Ул шәригать принципларына тулысынча туры килә торган бизнес өчен финанслау булып тора.
Узган елның уникаль продуктлары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан ташламалы «ДАМАН» продукты да аерылып тора, ул эшмәкәрләргә финанслау алганда дәүләтнең гарантия ярдәменә таянырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә Татарстанда AAOIFI сертификатына ия 7 югары квалификацияле белгеч эшли. Россиядә андый белгечләр барлыгы 11 кеше. Алар 2018 елда РИИда ачылган AAOIFI рәсми вәкиллеге һәм имтиханнар тапшыру үзәгендә белем алды. РИИда әзерләнгән белгечләр Нәзарәтнең Голәмәләр шурасында эшлиләр, Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы финанс оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
2024 елда Татарстанда дини белгечләр катнашында рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә Бердәм ислам финанслары порталы эшли башлады. Бу портал базарда катнашучыларның халыкка мәгълүмат җиткерүгә һәм потенциаль клиентлар белән эшләүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-өйрәтү материалларын һәм тәкъдимнәрен берләштерә.
Ел дәвамында республика имамнары ислам банкингы темасына җомга вәгазьләре укыды, ә экспертлар төрле мәгълүмат ресурсларында һәм басма матбугатта мәкаләләр бастырды. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы һәм ислам финанслары базарында катнашучылар белән күргәзмә, Россия ислам институтында түгәрәк өстәлләр узды. Ислам финанславы продуктлары һәм мөмкинлекләре турында мәгълүмати листовкалар һәм материаллар эшләнде.
Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәргә була: эксперимент башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр республика халкы:
- ислам нормалары нигезендә автомобильләр сатып алу өчен финанслау алу;
- торак сатып алу өчен ислам ипотекасыннан файдалану (Ак Барс банкы һәм Саклык банкы тарафыннан);
- инвестиция килешүләре аша керем алу максатыннан, акчаны инвестицияләү;
- хәләл акцияләрнең фонд базарын күзәтү мөмкинлегенә ия.
«Halal card» мобиль кушымтасы эшли, ул ислам принципларына туры килә торган хәләл кэшбэк алырга, шулай ук үз мәхәлләңә ярдәм итәргә һәм Татарстанның хәйрия проектларында катнашырга тәкъдим итә.