Ак Барс Банкы Цифрлы финанс активлар базасында “сукук мудараба” яңа ислам продуктын эшләтеп җибәрде

04 февраль 2025 ел 10:00
Ак Барс Банкы Цифрлы финанс активлар базасында “сукук мудараба” яңа ислам продуктын эшләтеп җибәрде

Эшчәнлеге шәригать нормаларына туры килгән компанияләр Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продукты – ышанычлы идарә килешүенә нигезләнгән сукук мудараба белән файдалана ала.

Сукук мудараба ярдәмендә оешмалар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итә алачак, ә инвесторлар ислам хокукы нормалары нигезендә табыш алачак.

Финанс продукты Ак Барс Банкының ислам банкингы үзәге тарафыннан эшләнгән һәм Цифрлы финанс активлары (ЦФА) базасында тормышка ашырылган. Продукт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хуплау алды, ул шәригать таләпләренә тулысынча туры килә.

Ак Барс Банкының Инвестицион бизнес дирекциясе директоры Айдар Мөхәммәтҗанов Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан Цифрлы финанс активлар базасында “сукук мудараба” продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында сертификат алды.

Очрашуда Татарстан мөфтиятенең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Ак Барс Банкының Ислам банкингы үзәге директоры Марат Садриев һәм эксперт Илһам Сабанчин катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:41
Кояш чыга
5:48
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:52
Ахшам намазы
17:56
Ястү намазы
19:38
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100