Нәзарәт сайтында “Рамазан-2025: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

26 февраль 2025 ел 08:00
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2025: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2025: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2025 елда Рамазан аенда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:42
Кояш чыга
3:42
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
Rambler's Top100