Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

28 февраль 2025 ел 12:00
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды

Бүген, 28 февральдә, Изге җомга көнендә, Рамазан ае алдыннан Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта.

Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Быел акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырылачак: 

1) Авыру балаларга ярдәм итү.

Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 34 балага 1 920 000  сумлык ярдәм күрсәтелде. “Зәкят” хәйрия фонды 2025 елда да Рамазан аенда мохтаҗ гаиләләрдән авыру балаларга булышырга ниятли.

2025 ел Рамазаны геройлары:  

  1.  Зәйнуллина Мәдинә, 15 яшь. Мәдинә вакытыннан алда туа. Унбер айлык чагында аңа ДЦП дигән коточкыч диагноз куела. Кыз балачактан ук невролог, окулист, ортопед һәм гастроэнтеролог кебек табибларда дәвалана. Аягына гына 4 операция ясала, шуннан соң аңа даими рәвештә тернәкләнү курслары  таләп ителә. Массаждан һәм дәвалау физкультурасыннан соң кыз күбрәк хәрәкәтләнә башлый. Болар барысы да кызның һәм аның ата-аналарының тырышлыгы белән алып барыла. Балалар церебраль параличын дәвалау методикасының төп өлеше булып дәвалау гимнастикасы, массаж, дәвалау физкультурасы, логопед, психолог, педагог-дефектолог белән шөгыльләнү һ.б. тора. Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
     
  2. Галиуллина Динә, 16 яшь. Динә, 28 атналык булып, вакытыннан алда туа. Алты айлык чагында аңа – җитлекми туу белән бәйле диагнозлар (перинатальная патология ЦНС и ретинопатия недоношенных); аннан соң ДЦП, миопия, астигматизм диагнозы куела. Кызга даими рәвештә тернәкләнерү курслары узарга кирәк. Берничек тә туктап калырга ярамый. Динәгә алга барырга ярдәм итәр өчен, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
     
  3. Сибгатуллина Розалия, 7 яшь. Розалиягә кечкенә чагында ук аутизм диагнозы куелган. Катлаулы диагноз аркасында, ул даими рәвештә тернәкләндерү курслары узуга, логопед, психолог, нейропсихолог, дефектолог белән шөгыльләнүгә, дәвалау физкультурасына һәм массажга мохтаҗ. Баланың сөйләмендә кимчелекләр бар, ул сөйләшергә өйрәнә, уңышлары да бар. Әмма дәресләр кыйммәт торганлыктан, түләргә хәлләреннән килми. Җитмәсә, әтиләре генә эшли, әнисе  баланы карау белән мәшгуль. Быел кыз 1 нче сыйныфка барачак, шуңа күрә аңа сөйләшергә өйрәнү мөһим. Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
     
  4. Хәсәншин Аяз, 12 яшь. Аязда аутизм, ул Казанның 76 нчы коррекцион мәктәбендә укый (өйдә белем ала). Әнисе баласын ялгыз тәрбияли. Кызганычка каршы, Аяз рәтләп сөйләшә алмый. Аңа логопед, дефектолог белән даими шөгыльләнү, бассейнда йөзү һәм башка төрле дәвалану таләп ителә. Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.

Теге яки бу авыру балага ярдәм итәр өчен,   «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә дигән сылтама аша кереп, куар-код буенча түләргә мөмкин. Бу балаларга куар кодлар 1 нче Рамазанда (2025 елның 1 мартында эшли башлый).

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

- Авыру һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итү. Узган елда 36 авыру һәм мохтаҗга 2 330 000 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел да Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә ниятли.

2025 ел Рамазаны геройлары:  

1) Минһаҗева Әлфия, 1949 елда туган.

Әлфия ханымга - 75 яшь, аңа тормышта бик сынаулар узарга туры килгән. 2020 елда ул ковид белән бик нык авырган. Аннары башындагы шешен алдыру өчен авыр операция ясаткан, шуннан соң сукырайган һәм урынга калган. Хәзер ул ятып кына тора. Әлфия апаны даими рәвештә кайгыртырга, кыйммәтле дарулар сатып алырга кирәк. Кызы эшләргә дә, әнисен дә карарга тырыша, Чөнки Әлфия ханымның аннан башка якын кешесе юк.

Аллаһтан Әлфия апага көч бирүен сорыйбыз. Ә без сезнең белән уртак тырышлыгыбыз һәм ярдәмебез белән аның хәлен җиңеләйтә алабыз. Аллаһы Тәгалә барлык игелек кылучыларга һәм аларның якыннарына изге ниятләре өчен рәхимле булса иде. Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.

2) Латфуллина Эльвира, 1987 елда туган. 

Эльвира ханымга 37 яшь, ул 1 төркем инвалид. 16 ел элек, бала тапкач, аның аяклары йөрми башлый, шуннан бирле ул инвалид коляскасында утыра. Ире хатынны бик тиз арада ташлап китә, хәзер Эльвира ханым кызы һәм әнисе белән яши. Алга таба барыр өчен, аңа даими  рәвештә тернәкләндерү узарга һәм дәваланырга кирәк. «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.

Теге яки бу авыру һәм мохтаҗ өлкән кешегә ярдәм итәр өчен,   «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә дигән сылтама аша кереп, куар-код буенча түләргә мөмкин. Бу өлкәннәр өчен куар кодлар 1 нче Рамазанда (2025 елның 1 мартында эшли башлый).

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

3) Мохтаҗлар файдасына зәкят, фитр сәдакасын һәм фидия җыю. 

Рамазан ае башлангач, мөселманнар – фитр сәдакасын һәм фидияне, традиион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда “Зәкят” хәйрия фонды 2 550 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты.

Фидия, фитр, сәдака һәм зәкятне уңайлы итеп ничек түләргә?

Фитр:  QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)  

Фитр сәдакасын 1 марттан 29 мартка кадәр күчерергә мөмкин.

- Фидия: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)  

- Зәкят: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)  

- Сәдака: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)  яки 7715 номерына САДАКА сүзен язып смс юлларга; Мәсәлән, САДАКА 500

- Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com

- Яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.

Яки исәп-хисап счетлары аша: 

1. Фитрны исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН         1091600003153

Банк  ПАО «Ак барс» банк

К/с    30101810000000000805

Р/с     40703810400020000071

БИК  049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

2. Фидияне исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН   1091600003153

Банк  ПАО «Ак барс» банк

К/с    30101810000000000805

Р/с     40703810400020000071

БИК  049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

3. Зәкятне исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН   1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

4. Сәдаканы исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

4) Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. 

Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 600 дән артык аз керемле гаиләгә 4 тоннага якын азык-төлек тапшырды. Быел да, ким дигәндә, 500 мохтаҗга он, карабодай ярмасы, көнбагыш һәм сыер майлары, тушенка, шикәр, токмач, шоколад кәнфитләр, печенье, кофе, чәй һәм хөрмә җимешеннән торган ризык җыелмаларын өләшү көтелә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша: zakyatrt.com/campaign/products
  2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша:
  3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.

5) 13 Республикакүләм ифтар

19 мартта 13 нче Республикакүләм ифтар узачак. Республикакүләм ифтар “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 13 нче Республикакүләм ифтарда 13 мең кеше катнашачак.

6) Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды ифтарлар уздыра. Узган елда 400 гә якын ураза тотучы өчен 13 хәйрия ифтары оештырылды; Фонд карамагандагылар өчен 1 000 нән артык ифтар җыелмасы таратылды.  

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша: zakyatrt.com/campaign/iftar (банк комиссиясе 0,4%)  

2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)  

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акчаны күчергәндә «ифтар» дип күрсәтергә.

7) Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар 

Казанда ифтарлар 47 мәчеттә узачак. Аларның исемлеге белән Нәзарәт сайтында танышып була. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итеп була. Ай дәвамында әлеге исемлек тулыланырга мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала.

8) Татарстанда барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

9) Рамазан уңаеннан 30 нчы автобус маршрутында бушлай рейс. 2023-2024 елларда Татарстан башкаласында Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. 2023 елда хәйрия акциясе – 800 ләп, ә 2024 елда 1000 гә якын кешене җәлеп итте. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына юнәлтте һәм игелекле гамәлләргә этәрде. Быел Рамазанда шулай ук хәйрия рейсын оештыру көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:03
Кояш чыга
5:16
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:10
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100