Мөфти Камил хәзрәт Ютазы районы башлыгы белән очрашты

05 февраль 2025 ел 11:12
Мөфти Камил хәзрәт Ютазы районы башлыгы белән очрашты

Бүген, 5 февральдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы мөхтәсибәтендә – эш сәфәрендә. Мөхтәсибәткә бару Мөфтинең Татарстанның ерак шәһәрләрендә һәм районнарында халык белән аралашу карарына бәйле, чөнки ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә Камил хәзрәт белән очрашуга нигездә Казан халкы гына килә ала. Кичә Мөфти Ютазы мөселманнары белән очрашты, «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләре белән аралашты һәм «Россия көче – халыклар дуслыгында» дип аталган чарада катнашты.

Бүген иртән Мөфти Камил хәзрәт Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм Урыссу бистәсендәге «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк темалар, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм  аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Камил хәзрәт Аяз Әдип улына – мөхтәсибәт һәм мәдрәсә эшчәнлеген гамәлгә ашыруда, ә Марат хәзрәткә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Марат хәзрәт Мөфти белән махсус хәрби операция зонасына, шул исәптән кайнар нокталарга да 7 тапкыр барды. Моннан тыш, ул гуманитар йөкләр формалаштыруга акча җәлеп итүдә дә катнаша.

Район башлыгы белән очрашудан соң Камил хәзрәт Урыссуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Көньяк-Көнчыгыш казыят имамнары һәм мөхтәсибләре, шулай ук Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән аерым очрашулар үткәрәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:44
Кояш чыга
5:50
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:50
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100