Ютазы районына эш сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт “Фәнис” мәдрәсәсе студентлары белән очрашты һәм “Коръән фәннәре” буенча ачык дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы кызлар катнашты, алар Мөфтигә кызыксынган темалар буенча сораулар бирде һәм тулы җаваплар алды.
Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, бастыру һәм халыкка җиткерү һ.б. эшчәнлеге хакында җентекләп сөйләде. Ул кыйраәтләрне өйрәнүнең мөһимлеге турында ассызыклап үтте, шулай ук киләчәккә планнар хакында җиткерде.
Укучылар кызыксынып сорауларын бирде, Мөфти үз чиратында җаваплар ирештерде.