Мөфти Бөгелмәдә СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

05 февраль 2025 ел 18:00
Мөфти Бөгелмәдә СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

Бүген, шәгъбан аеның 6нчы көнендә (5нче февральдә), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул җирле мөселманнар һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләре белән очрашты.

Камил хәзрәт Бөгелмә шәһәре мөселманнары белән яңа ачылган “Гәүһәр” мәчетендә аралашты. Башта ул Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин белән бергә мәчетнең эчке бизәлешен, архитектурасын һәм әйләнә-тирәсен карады. Биредә футбол кыры һәм парк, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар, балалар өчен зур уен һәм баскетбол мәйданчыклары урнаштырылган. Шулай ук мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы белән тоташтыручы җәяүлеләр һәм велосипед юллары да төзекләндерелгән.

Аннары Мөфти мәхәллә халкы белән намаз укыды.

Бөгелмәгә сәфәрнең төп максаты – махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашудан гыйбарәт булды. Түгәрәк өстәл эшендә һәлак булган солдатларның тол хатыннары, әти-әниләре, шулай ук җаваплы затлар, православие дине вәкилләре һәм волонтерлар катнашты.

Түгәрәк өстәлдә беренче булып имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгыш ясады, ул Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында, беренче чиратта, һәлак булган солдатларның якыннарының кайгысын уртаклашты, аннары шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү юнәлешендәге актив эшчәнлеге турында ассызыклап үтте. Татарстан мөфтияте делегацияләре сугыш хәрәкәтләре зонасына даими рәвештә бара, сугышчыларга барлыгы 12 гуманитар йөк тапшырылды. Моннан тыш, республика мөхтәсибәтләрендә һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашулар үткәрелә, бу алар өчен зур рухи ярдәм булып тора.

Белешмә өчен. 2022нче елда Бөгелмә мөхтәсибәте республикада беренчеләрдән булып СВО зонасына файдалану өчен “УАЗ” (буханка) автомобиле җибәрде. 2024нче елда Бөгелмә шәһәре мәчетенә йөрүче кешенең оныгын җирләгәннән соң, һәлак булган штурмовикның туганнары безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен тагын бер “УАЗ” автомобиле тапшырды. Квартал саен Бөгелмә мөхтәсибәте СВО өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына акча күчерә.

Ялга кайткан вакытта исә Бөгелмә районы мәчетләрендә солдатлар һәм аларның туганнары белән әңгәмәләр үткәрелә, Коръән укыла һәм дога кылына.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:41
Кояш чыга
5:48
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:52
Ахшам намазы
17:56
Ястү намазы
19:38
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100