Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге ир-атлар өчен “I'MAN” проектын башлап җибәрә.
6нчы февральдән алып май ахырына кадәр һәр пәнҗешәмбедә сәг. 19.00-дә “Мәрҗани” мәчетендә төрле белгечләр чыгыш ясаячак, алар арасында Татарстанның ислам дин галимнәре дә бар. Проект 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар өчен үткәрелә.
Рамазанга багышланган махсус очрашулар циклы тыңлаучыларга изге айга әзерләнергә һәм аны мөмкин кадәр нәтиҗәле үткәрергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтен хәзерге шартларда кулланырга өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Спикерлар ихтыяр көчен арттырырга, рухи һәм физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк. Программада – лекцияләр, гамәли биремнәрне үтәү һәм аралашу – ул исә катнашучыларга белемнәрне киңәйтергә һәм берләшмәдә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Барлык теләүчеләрне чакырабыз! Катнашу – бушлай.
Актуаль яңалыклардан хәбәрдар булу өчен “I'MAN” каналына язылыгыз.