Мөфти Казан дары заводында булды

07 февраль 2025 ел 11:05
Мөфти Казан дары заводында булды

Бүген, Шәгъбан аеның 8 нче көнендә (7 февраль), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан дары заводының «Заречье» хезмәт һәм сугышчан дан музеенда булды. Монда аны Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Александр Лившиц каршы алды.

Музейда Камил хәзрәт «Завод – шәһәр тормышында» фотокүргәзмәсе белән танышты. Экспозициядә Муса Адамов мәчетенә аерым игътибар бирелде. Бу – Дары бистәсендәге беренче мәчет, 1805 елда (рәсми документлар буенча 1811 елда) Казан мещаны, күбрәк Муса Адамов исеме белән билгеле булган Муса бине мөнасиб әл-Мәңгәри акчасына төзелгән. Ул таш нигезле шактый зур агач корылма була.

Мәчетнең төп мәхәллә әгъзалары дары заводында эшләүче мөселман хәрбиләре булганлыктан, предприятие 1821 елдан муллага елына 100 сум күләмендә хезмәт хакы түли башлый. 1829 елда Муса Адамов мәчетне заводка бүләк итә. Бинаны – дары заводы төзелешләре исемлегенә, мулла вазифасын даими хезмәт хакы белән белән штатка кертәләр.

1835 елда чыккан янгын аркасында мәчет тулысынча янып бетә. Ике елдан соң аның урынында дары заводы архитекторы Артамонов проекты буенча мәчетнең яңа агач бинасын төзиләр. Завод аны 1872 елга кадәр үз карамагында тота. 1930 нчы елларда аны дин тотучылардан тартып алалар һәм балалар бакчасы итеп үзгәртәләр. 1970 елларда бинаны сүтәләр.

Камил хәзрәт музейның барлык залларында булды: 18 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр Россия дары ясау флагманы тарихы һәм Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан Аллеясы белән танышты.

Ахырда җитәкчеләр хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Александр Лившиц Мөфтигә очрашу истәлеге итеп 2024 елның июнендә дөнья күргән «Во славу российского оружия» китабын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:41
Кояш чыга
5:48
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:52
Ахшам намазы
17:56
Ястү намазы
19:38
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100