Бүген, шәгъбан аеның 8нче көнендә (7нче февральдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясенең дини-гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры, ислам хокукы докторы, шәех Әйман Әл-Заһрави белән очрашты. Мөхтәрәм кунак академиядә “Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)”, “Фәнни-дини тикшеренүләр методологиясе”, “Дини-хокукый фәннәрдә тикшеренүләр методологиясе”, “Фәтва чыгару нигезләре (хәнәфи мәзһәбе)”, шулай ук “Дини тикшеренүләр методологиясе” һәм “Ислам хокукы” фәннәрен укыта.
Шәех Камил хәзрәт белән очрашуга шатланып, хәзерге заман ислам дин гыйлеме, дөньякүләм һәм Россия өммәте торышы, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышуның мөһимлеген ассызыклады. Ул Камил хәзрәт белән әңгәмә корды һәм Диния нәзарәтенең ел дәвамындагы башлангычлары турында белде.
Мөфти Камил хәзрәт, үз чиратында, Болгар ислам академиясе профессоры, шәех Әйман Әл-Заһравига ислам мәгарифен үстерүгә керткән өлешен билгеләп, эшендә уңышлар теләде.