Шәгъбан аеның 9нчы көнендә (8нче февральдә) Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм якыннарын югалтучылар белән очрашу үткәрелде һәм Коръән ашы узды. Әлеге чарада 60 кеше – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре катнашты. Мәҗлес Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәкъдиме белән оештырылды.
Очрашуда ТР муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламнәр җиткерде. Ул билгеләп узганча, Татарстан Мөфтие махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур игътибарлык күрсәтә: Нәзарәт вәкилләреннән торган делегацияләр даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга сәфәр кыла һәм сугышчыларга гуманитар ярдәмнәр тапшырып кайта.
Мансур хәзрәт, һәлак булган солдатларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, аларның кайгысын уртаклашты, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм якыннарын югалтучыларның тәкъдим-теләкләрен тыңлады. Ул шулай ук махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җибәрүне оештыруда катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтен белдерде.
Аннары Чаллы шәһәренең “ГЭС” мәхәлләсе мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Курмалеев Коръән аятьләре укыды һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дога кылды.
Чаллы мөхтәсибәте әлеге очрашуларны киләчәктә дә үткәрергә ниятли.
Фотосурәтләр: Чаллы мөхтәсибәте матбугат хезмәте.