Мөфти Камил хәзрәт Питрәч мөхтәсибәте мөселманнары белән очрашты

15 февраль 2025 ел 15:03
Мөфти Камил хәзрәт Питрәч мөхтәсибәте мөселманнары белән очрашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан районнарында халык белән күчмә очрашуларын дәвам итә. Очрашулар ерак авылларда яшәүчеләргә хәзрәт белән аралашырга, аңа кирәкле сораулар бирергә һәм кыйммәтле үгет-нәсыйхәт алырга мөмкинлек бирә. Бүген, Шәгъбан аеның 16нчы көнендә (15нче февральдә) Камил хәзрәт Питрәч мөхтәсибәтендә булды.

Мөфти беренче чиратта Питрәч районының Җәмигъ мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында ел саен үткәрелә торган Коръән укучылар конкурсында катнашучылар белән очрашты. Бәйгегә Питрәч районының 21 авылыннан 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге 40тан артык ир бала җыелды. Конкурсны Нәзарәтнең Питрәч мөхтәсибәте һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды. Бәйгедә катнашучыларны КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Балалар 30нчы җүзне, 5 җүзне, шулай ук тулы Коръәнне яттан уку белән бәйле номинацияләрдә үз белем һәм күнекмәләрен күрсәтте. Конкурсның төп максаты ятлау күнекмәләренә ия булган, авазларны дөрес әйтеп, Коръәнне матур мәкам белән укыган иң яхшы баланы билгеләү иде. 

Конкурс өйлә намазы җитәрәк төгәлләнде һәм анда катнашучылар, жюри әгъзалары, ата-аналар һәм мәхәллә кешеләре Мөфти белән җәмәгать намазы укыды. Аннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар Камил хәзрәт кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды. Мөфти үзенең үгет-нәсыйхәтләре белән уртаклашты, Коръәнне уку һәм ятлауның игелекле эш булуын ассызыклады. Камил хәзрәт Татарстанда Коръән укучылар бәйгеләренең популярлаша баруын, аларның киләчәктә дә үткәреләчәген әйтте. Ул укытучыларга һәм ата-аналарга балаларын кечкенәдән Коръән гыйлеменә төшендереп үстерүдәге тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде, алар арасында киләчәктә хафизлар да булырга мөмкинлеген әйтте. 

Питрәч Җәмигъ мәчетендә Мөфти катнашындагы чаралар мәхәллә кешеләре белән очрашу белән дәвам итте. Камил хәзрәтнең вәгазен тыңлау өчен бирегә 100-дән артык кеше җыелды. Аларга Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов та кушылды. Мөфти якынлашып килүче изге Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, игътибарны Коръән ае икәнлегенә юнәлтте, Изге китапны укырга һәм ятларга өндәде. Ул шулай ук аларга Татарстан Диния нәзарәтенең төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге турында сөйләде, мөфтият проектларында: хәйрия һәм социаль әһәмиятле чараларда, конкурсларда, спорт ярышларында актив катнашырга чакырды. Камил хәзрәт мәхәллә кешеләренең игътибарын махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм кирәклегенә юнәлтте. Очрашу алар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылу белән тәмамланды. 

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәтнең халык белән күчмә очрашулары дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:38
Кояш чыга
5:45
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:53
Ахшам намазы
17:58
Ястү намазы
19:41
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100