Казанда Рамазан аена багышлап семинар үткәрелде

17 февраль 2025 ел 16:09
Казанда Рамазан аена багышлап семинар үткәрелде

Кичә, шәгъбан аеның 17нче көнендә (16нчы февральдә), Казанда Рамазан аена әзерләнүгә багышлап рухи семинар узды. Әлеге чара Әҗем мәчетендә үтте: остазлар Мөхәммәд әл-Кәүсәри һәм Әхмәд Әбу Яхъя дәрес бирде. Алар катнашучыларга Рамазан аена әзерләнү һәм аны файдалы итеп уздыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Семинарда 70ләп кеше катнашты, ә онлайн-трансляцияне 40 кеше карады. Чыгышларның язмаларын “Духовные семинары” каналында карарга мөмкин булачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, февраль дәвамында Мәрҗани мәчетендә һәр пәнҗешәмбе көнне 19.00 сәгатьтә “I'MAN” проекты кысаларында Рамазан аена әзерләнүгә багышланган махсус очрашулар циклы узачак. Спикерлар ихтыяр көчен арттырырга, рухи һәм физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк. Программада – лекцияләр, гамәли биремнәрне үтәү һәм аралашу – ул исә катнашучыларга белемнәрне киңәйтергә һәм берләшмәдә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Актуаль яңалыклардан хәбәрдар булу өчен “I'MAN” каналына язылыгыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:26
Кояш чыга
5:35
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100