Татарстан Мөфтие: "Казан яңадан Коръән бастыру үзәгенә әверелде»

17 февраль 2025 ел 14:19
Татарстан Мөфтие: "Казан яңадан Коръән бастыру үзәгенә әверелде»

Бүген, шәгъбан аеның 18 нче көнендә (17 февраль), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казанга 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү уңаеннан брифинг узды. Брифингта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы Рәисе Ярдәмчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

«2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» титулына Казан 2025 елның 13 февралендә Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә лаек булды. Конференция Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы химаясендә узды. Бүгенге көндә Ислам оешмасына Ислам хезмәттәшлеге оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең 54 е керде (ИХОда – 57 ил). Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы каршында 2007 елдан бирле күзәтче булып тора.

Бүген брифингта катнашучылар мондый зур вакыйганың алшартлары турында сөйләделәр, татар ислам мирасын тәкъдир иттеләр.

Беренче булып Камил хәзрәт чыгыш ясады һәм 2014 елдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казанны мөселман дөньясының төньяк башкаласы буларак танытуын, әмма яңа статус татар-мөселман мәдәниятенең бөтендөнья ислам мирасына керткән өлешен халыкара дәрәҗәдә тану турында сөйләвен билгеләп үтте. "Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы – Россиядә түгел, ә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы карары белән бирелде. Бу инде бөтенләй башка дәрәҗә!" – диде Мөфти һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Рәисе Ярдәмчесе Тимур Сөләймановка һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюповага әлеге статусны алу вакытындагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Камил хәзрәт Казанның яңа статус лаеклы булуын дәлилләр белән раслап, татар өммәтенең төп казанышлары турында сөйләде.:

– "Казан басмасы" – татар мәдәниятенең визит карточкасы. Бу – дөньяда иң танылган һәм иң киң таралган Казан китабы. Тарихта бер генә татар басмасы да, «Казан басмасы»ның уңышын кабатлап, популярлык казана алмады. Башка күп кенә рухи һәйкәлләр кебек үк, "Казан басмасы" үз Ватанында гаделсезлек белән онытыла. Ә без аны, яңартып, яңадан бастырдык. Бу хакта Мәрҗани һәм Бигиев кебек бөек галимнәребез дә хыялланды, һәм без бу хыялыбызны тормышка ашырдык. Нәтиҗәдә татар телендә Коръән басу традицияләре яңадан торгызылды. Без Казанга Коръән бастыру үзәге дигән данын кире кайтардык!

Камил хәзрәт Нәзарәтнең хәзерге мүсхәфе дә чит илләрдәге дин кардәшләребез арасында популярлык казанды: ул Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Беларусьта меңләгән тираж белән кабат бастырылды, ә Дубай халыкара Премиясенең Изге Коръән әзерләү комиссиясе үз Коръәнен бастыру өчен Казанда 1803, 1914 һәм 2016 елларда басылган өч мүсхәфне кулланды. Нәзарәтне ул вакытта бу эшкә эксперт сыйфатында җәлеп иттеләр. Ул чит ил галимнәренең татар дини мирасы белән кызыксынуын Бәхрәйн Югары шәригать суды рәисе, шәригать фәннәре докторы, БИАның чакырылган мөгаллиме, шәех Ибраһим әл-Мүрәйхи тарафыннан язылган һәм 2022 елда басылып чыккан "Казан галимнәренең иҗазәтләре" дигән өч томлык мисалында да ассызыклады.

Татарстан Мөфтие Казанның кулъязма Коръән проектына аерым тукталды, ул аның инде язылып бетүен һәм тикшерелүен әйтте, ислам финанслары, Ислам мәгарифе системасы, хәләл сертификацияләү, нәшрият эше һ.б. өлкәләрдәге казанышларга тукталды. Ул Россиядәге барлык мәчетләрнең дүрттән бер өлеше Татарстанда икәнлеген искәртте.

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, үз чиратында, 2026 елда Мәккәдә Беренче Бөтендөнья мөселман конгрессын уздыруга 100 ел тулуын, анда Мөфти Ризаэддин Фәхреддин җитәкчелегендәге совет мөселманнары делегациясе катнашуын билгеләп үтте. Ул Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булуның дөньяга татар-мөселман мирасын күрсәтергә мөмкинлек бирүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Казаннан килгән заявканы тәкъдим иткәндә татар-мөселман мирасы Оман, Бәхрәйн һәм башка илләрдән килгән фикердәшләрдә зур кызыксыну уяткан. Ирада Хафизҗан кызы шулай ук «Казан – «2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларындагы чараларның якынча планын игълан итте. Алар арасында «Телләр күптөрлелеген саклау» форумы, «Россия – Ислам дөньясы» XVI халыкара икътисади форумы, Идел буе Болгар дәүләтенең Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены», Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасына кергән илләрнең министрлар форумы, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара фестивале, Халыкара ислам сәнгате фестивале, Халыкара каллиграфия күргәзмәсе бар, ә 2025 елда Росссиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары корылтае көтелә.

Брифинг кысаларында шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Маликның видеокотлавы яңгырады. Ул: «Бу исем Казанның мәдәниятара диалогны үстерүдә һәм бөтендөнья ислам җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ныгытудагы ролен раслаячак», – дип билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:22
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100