Мөфти XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

28 февраль 2025 ел 14:02
Мөфти XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

Бүген, шәгъбан аеның 29нчы көнендә (28нче февральдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә узучы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.

Утырыш алдыннан Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисе һәм җитәкчеләр белән бергәләп күргәзмә-ярминкәне карады, биредә илнең төрле төбәкләреннән кәсепчелек әйберләре һәм төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде. Бирегә килүчеләр хәләл азык-төлек, бизәнү әйберләре, милли киемнәр, шулай ук СВОда катнашучыларга ярдәм итүче иҗтимагый оешмалар күргәзмәсе белән таныша алды.

Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул:

– Милләтебезгә, тел, гореф-гадәт, динебезгә битараф булмаган кешеләр биредә җыелган. Без сезгә рәхмәтле! Сез эшегезне дә алып барасыз, башкалар өчен эш урыннары да булдырасыз. Әгәр дә эшмәкәрләр булмаса, авылның киләчәге юк. Сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшыра алсак, без бик шатбыз! – диде ул.

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2025нче елның 26-28нче февралендә уза. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:03
Кояш чыга
5:16
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:10
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100