Кама Тамагы бистәсенең Мәгърифәт үзәгендә районның күп балалы һәм үрнәк гаиләләре белән очрашу узды.
Әлеге чарада балалар тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләре хакында фикер алышу узды. Биредә ата-аналар да, балалар да катнашты, барлыгы 40тан артык кеше җыелды.
Әти-әниләр гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, балалар тәрбияләү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, ә аксакаллар һәм абыстайлар яшьләргә киңәшләрен бирде. Очрашу тәмамлангач, гаиләләр әлеге чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Фото: Кама Тамагы мөхтәсибәте.