Татарстан Мөфтие Сбербанкның ислам офисында булды

04 март 2025 ел 09:45
Татарстан Мөфтие Сбербанкның ислам офисында булды

Татарстан Мөфтие, Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы ислам финанславы офисында булды: биредә Сбербанкның ислам финанславы стандартлары буенча структуралаштырылган продуктлары тәкъдим ителгән. Бүлек Зур Кызыл урамы, 29 а адресы буенча урнашкан һәм уникаль дизайн белән эшләнгән. Монда, хезмәт зоналарыннан тыш, намаз уку бүлмәсе, ислам үсеше тарихы турында экспозиция бар.

Россиядә беренче ислам офисы 2022 елда ачылды. Биредә клиентларга Диния нәзарәте фәтвасы булган «Амана» исәп-хисап счеты, «Адафа» дебет картасы, ислам исәп-хисап-касса хезмәте, «Мурабаха» ипотекасы һәм «Мурабаха» факторингы тәкъдим ителә.

Элегрәк Сбербанк һәм Диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде. Килешүләр кысаларында яклар республикада партнерлык финанславы тармагын популярлаштыру һәм үстерү буенча уртак эш алып барачак.

Сбербанкта билгеләп үткәнчә, партнерлык финанславы белән Россиянең эксперимент уздырыла торган 4 төбәгендә генә яшәүчеләр генә кызыксынмый. Узган елда Сбербанк ваклап сату продуктларын барлыгы 9 төбәктә гамәлгә кертә башлады, ә корпоратив клиентлардан гаризалар илнең барлык төбәкләреннән кабул ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:34
Кояш чыга
4:56
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100