19 мартта Казанда 13нче Республикакүләм ифтар узачак

14 март 2025 ел 11:48
19 мартта Казанда 13нче Республикакүләм ифтар узачак

2025 елның 19 мартында Казанда “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россиядәге иң зур ифтарларның берсе – 13 нче Республикакүләм ифтар узачак. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.

Быел 13 нче Республикакүләм ифтарның мул табыннары артында 13 мең кеше җыелачак. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, җитәкчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, танылган дин, җәмәгать, мәдәният, дәүләт эшлекләре һ.б. булыр дип көтелә.

Республикакүләм ифтарның концептуаль эчтәлеге әһәмиятле булачак: ул Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узачак. Шулай итеп, бөтен программа Ватанга мәхәббәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү темасына багышланачак һәм Бөек Җиңү каһарманнары истәлегенә хөрмәт белдерүне күздә тотачак.

Республикакүләм ифтар программасы "Казан Экспо" фойесында 15.00 сәгатьтә башлана. Монда ифтарга килүчеләрне мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция каршы алачак. Моннан тыш, кунаклар – Диния нәзарәтенең, шулай ук ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының – тарихи мөселман биналарын саклау өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсе белән таныша алачак.

16.45 сәгатьтә 13 000 мең кеше белән җәмәгать намазы уку өчен җиһазландырылачак 2 нче павильонда мәдәни программа башланачак: танылган татар хәзрәтләренең Рамазан ае фазыйләтләренә һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин булачак.

17:56 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм Республикакүләм ифтарда катнашучылар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе һәм башка зур кунаклар белән ахшам намазын укыячак. Намаздан соң ук 13 000 кеше бергәләп махсус операциядә хезмәт итүчеләр һәм анда һәлак булганнар өчен, Ватан иминлеге өчен дога кылачак.

Авыз ачу өстәлләре 3 нче павильонга урнаштырылачак. Монда кунакларны ланч-боксларга салынган ризыклар көтәчәк. Менюга ит белән пешкән карабодай, кипкән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, су, камыр ризыклары, татлы ризыклар кергән.

Ифтарны югары дәрәҗәдә уздыру, кунакларга уңайлы булсын өчен, шулай ук иминлекне тәэмин итү өчен оештыручылар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлларын һәм эчендә тиешле чаралар күрә. Автомобильчеләр өчен – машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар каралачак, алдан тикшереп кертү павильоны файдаланылачак. Шулай ук комплекска ике аерым урыннан кереп булачак. Бина эчендә йөргәндә дә уңайлыклар тудырылачак: юл күрсәткечләр куелачак, мәйданчыклар тасмалар белән әйләндереп алыначак, ә волонтерлар кунакларны каршы алачак, намаз һәм авыз ачу урынына озатып куячак.

Ифтар оештыруга 16 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 800 волонтер җәлеп ителгән. Алар, ифтар башланганчы ук, оештыру эшләрендә катнашачак. Кешеләргә юл күрсәтергә булышудан тыш, алар берничә көн алдан җиләк-җимеш, яшелчә һәм кипкән җимешләрне юачак, табыннарны җәячәк, кунакларны өстәлләр артына утыртачак һәм ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырачак.

Ифтар вакытында шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү һәм тәртип саклау хезмәтләре эшләячәк.

Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, электрон. Аларны Казан мәчетләреннән, Татарстан мөхтәсибәтләреннән яки Нәзарәттән килеп алырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:50
Кояш чыга
5:55
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:47
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100