Бүген, Рамазан аеның 14нче көнендә (14нче мартта), Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инвалид балаларның әниләренә азык-төлек җыелмалары өләште. Җыелмалар Казанның 50 гаиләсенә тапшырылды. Әлеге чара җомга намазыннан соң Казанның Апанай мәчетендә узды.
Азык-төлек җыелмаларын РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов шәхсән үзе өләште.
Һәр пакетка күпчелек гаиләләр рационының аерылгысыз өлеше булган төп продуктлар салынган иде. Аңа төрле ярмалар, токмач, колбасалар, тавык ите, үсемлек мае, куертылган сөт, консервалар, шикәр, чәй, җиләк-җимеш һәм прәннекләр керде.
Теләгән һәр кеше әлеге проектка үз өлешен кертә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә ала. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7 987 275-13-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Радэль Валькаев).