Бүген, Рамазан аеның 15 нче көнендә (15 мартта), Казанда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 15 нче сезоны төгәлләнде. Курсларның ябылу тантанасы Алсу Маликованың банкетлар залында авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм курслар тәмамлау турындагы сертификатларны тапшыру белән төгәлләнде. Әлеге сезон шәкертләрнең күплеге белән истә калды: 200 дән артык кеше намазга басты. “Ислам. Беренче адымнар”ның 15 нче сезоны ябылу тантанасы Коръән уку һәм дога кылу белән башланды.
Шунысы үзенчәлекле: курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылды.
Ике ай дәвамында ислам дине нигезләрен үзләштергән дин кардәшләрне Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде һәм әлеге курсларга йөргән шәкертләргә рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге курсларда шәкертләр беренче белемнәр алып, дин юлына баса. Айгөл ханым бу юлдан тайпылмаска өндәп, ихлас күңелдән намазлар укуны, ныклы иман, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешүне теләде. Ул мәчет каршындагы курсларда һәм мәдрәсәләрдә, ә аннары югары уку йортларында белем алырга чакырды.
Аннары Казанның “Ирек” мәчете имамы Ясир хәзрәт Рәсүлев үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул үзенең вәгәзендә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ хәдисләренә һәм Коръән аятьләренә таянып, игътибарны Рамазан аеның һәм уразаның фазыйләтләренә юнәлтте, нәкъ менә шушы мөбарәк айда изге гамәлләр кылу зарурлыгына басым ясады.
Үтемле вәгазь тәмамлану белән, шәкертләр уен рәвешендә оештырылган имтиханда катнашты: 2 ай эчендә алган белемнәрен күрсәтте. Аннан аларга курсларны тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды. Шәкертләр арасында бөтен гаиләләре белән белем алучылар да бар иде. Алар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең популяр проектын оештыручыларга һәм мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барды. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнде; гакыйдәнең асылына төшенде, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышты, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлады. Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узды. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылды.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унбиш сезон дәвамында әлеге курсларда 1700 дән артык кеше белем алды һәм намазга басты.