Казанда ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае үтте

19 март 2025 ел 15:50
Казанда ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае үтте

Бүген, Рамазан аеның 19 нчы көнендә (19 мартта) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы IX Корылтае узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе Аппараты вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Корылтайның көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә Татарстан Мөфтиен һәм Татарстан Баш казыен сайлау, Нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һ.б. керде. Моннан тыш, делегатлар игътибарына Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.

Корылтай программасының мөһим өлеше булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казанышлары күргәзмәсе торды. Экспозиция "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге холлында урнашкан һәм үзенчәлекле концепция кысаларында төзелгән. Аңа нигез итеп «Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче яшьлекне, чир килгәнче сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче байлыкны, мәшәкатьләр килгәнче буш вакытны, үлем җиткәнче гомерне» дигән мәшһүр хәдис алынган (Имам ән-Нәсәи, “Сүнән әл-Күбра”, 11832). Хәдис 2021-2024 еллардагы төп вакыйгаларның – махсус хәрби операция, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел, Газзәдә булган мәхшәрләр һәм башкаларның – нәтиҗәләрен ачык тасвирлый. Бу вакыйгаларның барысы да Татарстан өммәте тормышында һәм Нәзарәт эшчәнлегендә чагылыш тапты. Моннан тыш, хәдис игътибарны мөселман җәмгыятенең бүгенге көнүзәк проблемаларына юнәлтә, шуңа 2021-2024 елларда Нәзарәтнең эшчәнлеге аларны хәл итүгә багышланган иде:

 1) яшьләрне тәрбияләү һәм гыйлем тарату;

2) мөселманнарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга чакыру;

3) мөселманнарның бай рухи мирасын һәм ислам кыйммәтләрен саклау, өммәтнең матди байлыгын арттыру;

4) мөселманнарга файдалы ял итү өчен мөмкинлекләр булдыру;

5) махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Газзәдә яшәүчеләргә ярдәм итү.

Күргәзмәнең йөзек кашы булып Нәзарәтнең хисап чорындагы билгеле проектларның берсе булган кулъязма Коръән тора. Ул 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 еллык кысаларында языла башлаган иде, бүген ул тәмам һәм басмага әзерләнә.

Күргәзмәне шулай ук Коръән аяте бизи, ул кешеләрне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ирешкән уңышларының кадерен белергә өнди: “Раббыгыз: “Әгәр шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә (нигъмәтләрне тагын да) арттырачакмын. Әгәр рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты”, – дип игълан итте” ("Ибраһим" сүрәсе, 7 нче аять).

Күргәзмәнең эчтәлеге белән – Корылтайда, шулай ук 13 нче республикакүләм ифтарда катнашучы һәркем таныша ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны экспозиция буйлап республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөртте. Моннан тыш, ул Рәискә “тәгәрмәчле” мәчетләрне күрсәтте. Ике “УАЗ” автомобиле “Каһарман” хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчаларга сатып алынды һәм җиһазландырылды.  

“Тәгәрмәчле мәчетләр” ясау өчен Нәзарәт юлсыз маршрутларга җайлашкан УАЗ автомобильләре (“буханка”) сатып алды һәм аларны җиһазландырды. Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылды: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнде, идәннәре тигезләнде һәм келәм җәелде. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, “искож” материалы белән тышланды, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлде, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелды, шулай ук китап киштәләре урын алды. Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә –  кондиционерлар, РЭБ чаралары һәм кыйбланы билгеләү өчен компас куелды, кечкенә китапханә эшләнде. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, дарулар һәм азык-төлек ташу өчен файдаланылачак

Корылтай утырышы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узды һәм, Коръән аятьләрен укып дога кылудан башланып китте. Делегатларны һәм кунакларны беренче булып республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул хисап чорында Диния нәзарәте эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.

Көн тәртибендәге Татарстан Республикасы Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнваренда узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде. Камил хәзрәткә 40 яшь, ул – Коръән-хафиз, ислам фәннәре докторы, 30 га якын иҗазәт иясе, Хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди, татар, иске татар, гарәп һәм төрек телләрен белә, 20 дини китап авторы, тәрҗемәчесе һәм автордашы, Диния нәзрәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.

Татарстан Мөфтиен сайлаганнан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сүз бирелде.

Аннан соң Татарстан Баш казые сайланды. Нәзарәтнең 2025 елның 15 гыйнваренда узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев расланды.

Камил хәзрәт һәм Җәлил хәзрәт кандидатлар итеп барлык районнарда узган мөхтәсибәт җыелышларында тәкъдим ителгән иде.

Шулай ук Корылтай барышында Нәзарәтнең Үзәк ревизия комиссиясе хисабы тыңланды һәм аның составы сайланды һәм Нәзарәт Уставына кертелгән үзгәрешләр расланды.

Корылтай "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында җәмәгать намазы белән тәмамланды. 1520 имам икенде намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп укыды. Аннан барлык делегатлар 13 нче Республикакүләм ифтарда катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Сурәт - 75
Сурәт - 76
Сурәт - 77
Сурәт - 78
Сурәт - 79
Сурәт - 80
Сурәт - 81
Сурәт - 82
Сурәт - 83
Сурәт - 84
Сурәт - 85
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100