Казанда 13 нче Республикакүләм ифтар узды

19 март 2025 ел 19:30
Казанда 13 нче Республикакүләм ифтар узды

Бүген, 19 мартта, Казанда “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россиядәге иң зур ифтарларның берсе – 13 нче Республикакүләм ифтар узды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырылды.

Быел 13 нче Республикакүләм ифтарның мул табыннары артында 13 меңнән артык кеше җыелды. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, җитәкчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, танылган дин, җәмәгать, мәдәният, дәүләт эшлекләре һ.б. бар.

Республикакүләм ифтарның концептуаль эчтәлеге әһәмиятле: ул Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узды. Шулай итеп, бөтен программа Ватанга мәхәббәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланды  һәм Бөек Җиңү каһарманнары истәлегенә хөрмәт белдерүне күздә тотты.

Республикакүләм ифтар программасы "Казан Экспо" фойесында 15.00 сәгатьтә башланып китте. Монда ифтарга килүчеләрне мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция каршы алды. Моннан тыш, кунаклар – Диния нәзарәтенең, шулай ук ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының тарихи мөселман биналарын саклау өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсе белән танышты.

16.45 сәгатьтә 13 000 мең кеше белән җәмәгать намазы уку өчен җиһазландырылган  2 нче павильонда мәдәни программа башланды: танылган татар хәзрәтләренең Рамазан ае фазыйләтләренә һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин булды.

17:56 сәгатьтә азан яңгырады һәм Республикакүләм ифтарда катнашучылар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе һәм башка зур кунаклар белән ахшам намазын укыды. Намаздан соң ук 13 000 кеше бергәләп - махсус операциядә хезмәт итүчеләр һәм анда һәлак булганнар, Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Авыз ачу өстәлләре 3 нче павильонга урнаштырылып, кунакларны ланч-боксларга салынган ризыклар белән сыйладылар. Менюга ит белән пешкән карабодай, кипкән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, су, камыр ризыклары, татлы ризыклар кергән иде.

Ифтар оештыруга 16 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 800 волонтер җәлеп ителде. Алар, ифтар башланганчы ук, оештыру эшләрендә катнашты. Кешеләргә юл күрсәтүдән тыш, алар берничә көн алдан җиләк-җимеш, яшелчә һәм кипкән җимешләрне юды, табыннарны корды, кунакларны өстәлләр артына утыртты һәм ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырды. Ифтар вакытында шулай ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү һәм тәртип саклау хезмәтләре эшләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:32
Кояш чыга
5:40
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100