Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 13 нче Республикакүләм ифтарны бергәләрп оештыручылардан "Туган авылым" милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Ифтар башланыр алдыннан берничә көн дәвамында “Казан Экспо” мәйданчыгында хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты. Быел Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, чара вакытында аларга юл күрсәтү, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм павильоннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 800 егет һәм кыз, шулай ук алардан өлкәнрәк яшьтәге волонтерлар җәлеп ителде.
Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга хезмәте өчен рәхмәт әйтте, волонтерларның ярдәмен ифтарның төп көче итеп атады һәм аларның бәяләп бетергесез хезмәте өчен Аллаһтан килә торган бүләкләр турында искәртте. Камил хәзрәт аларга түземлек һәм чыдамлык теләде, игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга чакырды.
Мөфти белән аралашып, аның киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтен ишетү, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Бүгенге очрашудан соң, алар, канатланып, чираттагы зур чараларда катнашырга теләк белдерде.
Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, шул исәптән, чит илләрдән килгән студентлар, шулай ук Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Новосибирск, Омск, Пенза, Самара, Төмән өлкәләреннән, Мәскәүдән һәм күрше республикалардан – махсус килүчеләр дә бар иде. Бу хәрәкәткә шулай ук урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
Мөфти белән очрашу тәмамлангач, күмәкләшеп фотосурәткә төштеләр.