Бүген, Рамазан аеның 19 нчы көнендә (19 мартта) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы IX Корылтае уза.
Корылтай башланыр алдыннан, республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка “тәгәрмәчле” мәчетләрне күрсәтте. Ике “УАЗ” автомобиле “Каһарман” хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчаларга сатып алынды һәм җиһазландырылды.
“Тәгәрмәчле мәчетләр” ясау өчен Нәзарәт юлсыз маршрутларга җайлашкан УАЗ автомобильләре (“буханка”) сатып алды һәм аларны җиһазландырды. Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылды: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнде, идәннәре тигезләнде һәм келәм җәелде. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, “искож” материалы белән тышланды, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлде, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелды, шулай ук китап киштәләре урын алды. Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә кондиционерлар, РЭБ чаралары куелды һәм кыйбланы билгеләү өчен компас куелды, кечкенә китапханә эшләнде. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, даруларны һәм азык-төлек әйберләрен ташу өчен файдаланылачак.