Татарстан Рәисе Диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсен карады

19 март 2025 ел 15:40
Татарстан Рәисе Диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсен карады

Бүген, Рамазан аеның 19 нчы көнендә (19 мартта,) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы IX Корылтае уза.

Корылтай программасының мөһим өлеше булып Диния нәзарәте казанышлары күргәзмәсе тора. Аны, IX Корылтай башланыр алдыннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Рәисне экспозиция буйлап республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөртте.

Экспозиция "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге холлында урнашкан һәм үзенчәлекле концепция кысаларында төзелгән. Аңа нигез итеп «Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче яшьлекне, чир килгәнче сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче байлыкны, мәшәкатьләр килгәнче буш вакытны, үлем җиткәнче гомерне» дигән мәшһүр хәдис алынган (Имам ән-Нәсәи, “Сүнән әл-Күбра”, 11832). Хәдис 2021-2024 еллардагы төп вакыйгаларның – махсус хәрби операция, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел, Газзәдә булган мәхшәрләр һәм башкаларның – нәтиҗәләрен ачык тасвирлый. Бу вакыйгаларның барысы да Татарстан өммәте тормышында һәм Нәзарәт эшчәнлегендә чагылыш тапты. Моннан тыш, хәдис игътибарны мөселман җәмгыятенең бүгенге көнүзәк проблемаларына юнәлтә, шуңа 2021-2024 елларда Нәзарәтнең эшчәнлеге аларны хәл итүгә багышланган иде:

1) яшьләрне тәрбияләү һәм гыйлем тарату;

2) мөселманнарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга чакыру;

3) мөселманнарның бай рухи мирасын һәм ислам кыйммәтләрен саклау, өммәтнең матди байлыгын арттыру;

4) мөселманнарга файдалы ял итү өчен мөмкинлекләр булдыру;

5) махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Газзәдә яшәүчеләргә ярдәм итү.

Күргәзмәнең йөзек кашы булып Нәзарәтнең хисап чорында билгеле проектларның берсе булган кулъязма Коръән тора. Ул 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 еллык кысаларында языла башлаган иде, бүген ул тәмам һәм басмага әзерләнә.

Күргәзмәне шулай ук Коръән аяте бизи, ул кешеләрне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ирешкән уңышларының кадерен белергә өнди: “Раббыгыз: “Әгәр шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә (нигъмәтләрне тагын да) арттырачакмын. Әгәр рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты”, – дип игълан итте” ("Ибраһим" сүрәсе, 7 нче аять).

Күргәзмәнең эчтәлеге белән – Корылтайда, шулай ук 13 нче республикакүләм ифтарда катнашучы һәркем таныша ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:35
Кояш чыга
5:42
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:55
Ахшам намазы
18:00
Ястү намазы
19:43
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100