Мөфти Камил хәзрәт “Батыр” батальоны имамына "тәгәрмәчле" мәчеттән ачкычларын тапшырды

20 март 2025 ел 13:27
Мөфти Камил хәзрәт “Батыр” батальоны имамына "тәгәрмәчле" мәчеттән ачкычларын тапшырды

Бүген, Рамазан аеның 20 нче көнендә (20 март), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Батыр» батальонының полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаевка “тәгәрмәчле” мәчет ачкычларын тапшырды. Мөфтият мәчетне «Каһарман» хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчага сатып алынган УАЗ автомобиленнән ясады  һәм җиһазлады. Җыелган акча ике “тәгәрмәчле” мәчеткә җитте.

“Тәгәрмәчле мәчетләр” ясау өчен Нәзарәт юлсыз маршрутларга җайлашкан УАЗ автомобильләре (“буханка”) сатып алды һәм аларны җиһазландырды. Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылды: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнде, идәннәре тигезләнде һәм келәм җәелде. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, “искож” материалы белән тышланды, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлде, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелды, шулай ук китап киштәләре урын алды. Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә кондиционерлар, РЭБ чаралары куелды һәм кыйбланы билгеләү өчен компас куелды, кечкенә китапханә эшләнде. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, даруларны һәм азык-төлек әйберләрен ташу өчен файдаланылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:32
Кояш чыга
5:40
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100