Татарстан Мөфтие Самара шәһәрендә узган өлкә ифтарында катнашты

23 март 2025 ел 22:34
Татарстан Мөфтие Самара шәһәрендә узган өлкә ифтарында катнашты

Бүген, Рамазан аеның 23нче көнендә (23нче мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Самара шәһәрендә өлкә ифтарының шәрәфле кунагы булды. Камил хәзрәт ифтарга Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Талип хәзрәт Яруллин чакыруы буенча килде. Ифтар “Самара Солидарность Арена” стадионында узды һәм өлкә тарихында икенче тапкыр шундый зур масштабта үткәрелде. Әлеге чарада 900дән артык кеше катнашты. Әйтергә кирәк, быелгы ифтарда шулай ук хаҗга 2 юллама уйнатылды.

Өлкә ифтары Россия Үзәк Диния нәзарәтенә караган Самара мөфтияте башлангычы белән Самара хөкүмәте, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр ярдәмендә оештырылды. Биредә шулай ук Самара өлкәсенең беренче вице-губернаторы Александр Фетисов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һ.б. катнашты. Татарстанлылар арасында Марсель Вәгыйзов та бар иде: ул ахшам намазына азан әйтте.

Үзенең сәламләү сүзендә Мөфти Камил хәзрәт ифтарны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Татарстанның барлык мөселманнары исеменнән сәламләп, Самара өлкәсенең төрле почмакларыннан ифтарга килеп кулларын догага күтәрүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен дип теләде.

Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм өстенлекләре хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, бу изге айда ураза тотуның һәм гыйбадәт кылуның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук Рамазан аеның бер зур мәдрәсә булуын искә төшереп узды.

Мөфти Талип хәзрәт үз чиратында барлык кунакларга һәм катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде, рухи кыйммәтләрне саклауның кирәклеген билгеләп үтте.

Самара өлкәсенә сәфәре барышында Мөфти Камил хәзрәт Самара Җәмигъ мәчетендә булды, биредә ул намаз укыганнан соң мәхәллә халкы белән очрашты һәм вәгазь сөйләде. Камил хәзрәтне шулай ук мәчет эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:16
Кояш чыга
5:27
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100