Рамазан аенда Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә хезмәт иткән мөселман солдатларына ифтарлар үткәрә. Аларга Түбән Кама шәһәрендәге кардәшләр исеменнән мөхтәсибәт авыз ачу өчен мөселман сугышчылары хезмәт иткән өч хәрби подразделениегә акча җибәрде.
Солдатлар ифтарлар өчен рәхмәт белдерделәр һәм Түбән Кама мөселманнарына видеосәлам юлладылар.