Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Алабугада районкүләм ифтарда катнашты

24 март 2025 ел 21:43
Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Алабугада районкүләм ифтарда катнашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле мөхтәсибәтләрендә халык белән очрашуларны дәвам итә. Изге Рамазан аенда әлеге очрашулар ифтар форматында оештырыла.

Бүген, Рамазан аеның 24нче көнендә (24нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Алабуга мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Биредә ул беренче чиратта Алабуга районы башлыгы һәм мэры Рөстәм Нуриев һәм Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән очрашты. Камил хәзрәт дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты.

Мөфти хәзрәт дин кардәшләр белән очрашуны район һәм шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Ифтарга дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, мәчет активистлары һәм волонтерлар, эшмәкәрләр һәм оешма җитәкчеләре җыелды.

Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм өстенлекләре хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, бу изге айда ураза тотуның һәм гыйбадәт кылуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Алабуга мөхтәсибәтенә сәфәре вакытында Мөфтигә шулай ук Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете ачылуга тиздән 25 ел тулу уңаеннан мәчетнең тышкы ягын яңарту һәм төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Шулай ук ремонт эшләренең дизайн-проекты күрсәтелде.

Ифтар ахырында бар җыелган халык Мөфти белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, махсус хәрби операция башланганнан Алабуга мөхтәсибәте солдатларга гуманитар ярдәм (азык-төлек, хәләл тушенкалар, көнкүреш техникасы, инструментлар) җыеп тапшыра. Ике ел дәвамында мәчет янындагы бинада маскировка челтәрләре үрәләр.

Моннан тыш, мөхтәсибәт СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашулар оештырды – алар өчен “Коръән ашы” һәм ифтарлар үткәрелде. Әлеге чараларда һәлак булган солдатларның тол хатыннары һәм әти-әниләре катнашты.

Алабуга мөхтәсибәтендә 12 имам һәм 25 мөгаллим хезмәт куя.

Көн саен ифтарлар шәһәрнең 5 мәчетендә оештырыла. Җәмигъ мәчеттә 250 кешелек өстәл әзерлиләр.

Билгеләп үтик: Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае башланганнан бирле Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре, Лаеш, Теләче, Лениногорск, Мөслим, Арча һәм Буа районнары мөселманнары белән очрашулар үткәрде.

Фотосурәтләр: Алабуга мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:16
Кояш чыга
5:27
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100