Мөселманнар, Рамазан ае башлану белән, фитр сәдакасын түли башлады. Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, мохтаҗларга тарату максатыннан, фитр сәдакасын онлайн рәвештә кабул итә.
Исегезгә төшерәбез: быел Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме 720 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.
Шулай ук мөселман кешесе, үзеннән тыш, фитр сәдакасын ярты яше тулмаган кечкенә балалары өчен таратырга тиеш. Мөселман кешесе хатыны, ата-анасы яки балигъ булмаган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның милкенә аның тулысынча хокукы юк (әмма теләге булса, бирә ала).
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ, ураза тотучыларны буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләсә, ул аннан (тулы күләмдә) кабул ителәчәк, кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти хәер буларак кабул ителер.
Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез ﷺ чорында фитр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча дүрт килограммга туры килә.
Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә Диния Нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны – 200 сум, ә иң югары бәясе – 1100 сум. Шуңа күрә фитр сәдакасының минималь күләме – 200, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1100 сум тәшкил итте.
Фитр сәдакасын дүрт юл белән күчерергә мөмкин:
Фитр сәдакасын 1 марттан 29 мартка кадәр күчерергә мөмкин.
1. Турыдан-туры сайт аша: https://zakyatrt.com/campaign/fitr25
2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят»не табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.
4. Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.