ТР Милли музее Мәрҗани мәчете мәхәлләсенә бүләк ясады: Мөфти гает вәгазен Мәрҗанинең хөтбә таягын тотып укыды

30 март 2025 ел 11:16
ТР Милли музее Мәрҗани мәчете мәхәлләсенә бүләк ясады: Мөфти гает вәгазен Мәрҗанинең хөтбә таягын тотып укыды

Бүген, шәүвәл аеның 1нче көнендә (30нчы мартта), озак вакыт тукталып торганнан соң Ураза тәмамлану уңаеннан республикада төп бәйрәм чарасы төзекләндерелгән тарихи Мәрҗани мәчетендә үтте.

Әлеге уңайдан ТР Милли музее мәчет мәхәлләсе өчен зур бүләк ясады: гает алдыннан Рәис каршында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга музей фондындагы иң кыйммәтле ядкарьләрнең берсен – Шиһабетдин Мәрҗанинең чын хөтбә таягын бирделәр (имам әлеге мәчеттә 1850-1889нчы елларда эшләгән). Уникаль экспонат, Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен таякны  кулына тотып укысын өчен, вакытлыча бирелеп торды һәм кире кайтарылды.

Вакытлыча бирелсә дә, әлеге бүләк дин кардәшләрнең игътибарын күренекле дин галименең зур мирасына игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирде.

Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Ш.Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Абдулла кызы Апанаева саклаган һәм 1945нче елда музейга тапшырган.

Ш.Мәрҗани гарәп, татар һәм фарсы телләрендә 30дан артык хезмәт язган. Аның ислам тарихы һәм хәнәфи фикъһе буенча хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Иң билгеле хезмәте – “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” – ул татар халкы тарихын язуда беренче тәҗрибә буларак кыйммәткә ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:56
Кояш чыга
5:11
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100